Федераль дәрәҗәдә вице-премьер өч төп өстенлекне билгеләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар яңа инвестиция циклын эшләтеп җибәрү һәм төбәкләргә акча җәлеп итү турында фикер алыштылар. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак уздырды.
Александр Новак ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин куйган төп бурыч – инвестиция циклын яңадан эшләтеп җибәрү.
Федераль дәрәҗәдә вице-премьер өч төп өстенлекне билгеләде: дәүләт ярдәменең үтәли фильтры сыйфатында таксономияне кертү, бизнес алып баруның максатчан шартларының милли моделе кысаларында бизнес өчен алдан фаразланган шартлар тәэмин итү, шулай ук инде булдырылган энергетика һәм транспорт инфраструктурасының йөкләнешен арттыру. ТУЛЫРАК
Нет комментариев