erid:2VtzquqpS7d
Җирле бүлекчә конференциясе узды
Арча яңалыклары

Җирле бүлекчә конференциясе узды

17 ноябрьдә “Бердәм Россия“ партиясе Арча җирле бүлекчәсенең 42нче конференциясе булды.

Конференциядә партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүлекчәнең 2021 елның 24 декабреннән 2026 елның 17 ноябренә кадәрге чордагы эше турында хисап ясады.

Шулай ук җирле бүлекчәнең контроль комиссиясенең хисабы тыңланды. Конференция делегатлары күпчелек тавыш белән “Бердәм Россия“ партиясенең Арча җирле бүлекчәсе секретаре итеп район башлыгы Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын сайладылар.

Шулай ук җирле бүлекчәнең сәяси советы, контроль комиссиясе, “Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 40нчы конференциясенә делегатлар сайланды.

Соңыннан партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов партия активистларына бүләкләр, яңа керүче әгъзаларга билетлар тапшырды.
 


Нет комментариев