Киләчәктә дә җитди әсәрләр, иҗади уңышлар насыйп булсын.
Арча үзәк китапханәсендә Марсель Шәрәповның 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Иҗатым – йөрәк тибешем” дигән исем астында иҗат кичәсе булып узды.
Ул гомерен шактый еллар хокук саклау өлкәсенә багышлаган. Озак вакытлар участок инспекторы булып эшләде. Шул ук вакытта чын иҗат кешесе дә. “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, “Әткәй тальяны”, “Бәхет юллыйм”, “Өч почмаклы бәхет” китаплары авторы. Әле яңа гына Татарстан Республикасы язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Габдула Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде. һәвәскәр музыкант, бүгенгесе көндә Сарай Чокырча авыл клубы мөдире булып эшли.
Чарада иҗатташ, каләмдәш дуслары, китапханәчеләр, авылдашлары, туганнары катнашты. Авторның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды, “Әби патша яки ялгыз нигез” пьесасыннан район мәдәният йортының “Хәзинә” фольклор коллективы театраль өзек күрсәтте. узды.
Чыганак: Арча үзәк китапханәсе
Нет комментариев