Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел саен республикадан 1800 кешенең хаҗ сәфәрен оештыра.
2027 елгы хаҗ сезонына әзерлек мәсьәләләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчесе Сами Мөхәммәд Әлсадханның Мәскәүдә узган очрашуында күтәрелде.
Очрашу барышында Татарстан Диния нәзарәтенең Согуд Гарәбстанындагы дини һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге дә тикшерелде.
Хаҗ сәфәрләреннән тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел дәвамында мөселманнар өчен гомрәгә бару мөмкинлеген дә оештыра.
Нет комментариев