erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча районында тәмәке һәм алкоголь сатуны тыюның яңа зоналары булдырылды

Татарстанның Апас һәм Арча районнарында тәмәке һәм никотинлы продукцияне, кальян һәм аны куллану җайланмаларын ваклап сату, шулай ук алкогольне ваклап сату тыелган янәшәдәге территорияләрнең чикләрен билгеләүче карарлар кабул ителде.

Апас һәм Арча районнары башкарма комитетларының тиешле документлары ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Арча районында алкогольне ваклап сату рөхсәт ителми торган аралар билгеләнгән: мәгариф оешмаларыннан һәм балигъ булмаганнарны укытучы оешмалардан – 50 метр, медицина оешмаларыннан - 30 метр, спорт корылмаларыннан һәм вокзаллардан – 20 метр, хәвефле чыганаклар урнашкан урыннардан – 50 метр. Карар шулай ук чикләрне билгеләү тәртибен раслый һәм 2025 елның 4 февралендәге документны үз көчен югалткан дип таный.


Нет комментариев