Масштаблы сынауда Арча районыннан якынча 90 яшь армияче катнашты.
8 ноябрьдә Арча спорт мәктәбендә, Укучылар сарае ярдәме белән, районның «Яшь армия» җирле бүлекчәсендә беренче тапкыр комплекслы яшь армиячеләр нормативын тапшыру чарасы узды.
Чараны ачу тантанасында «Сугышчан дуслык» җәмгыяте рәисе Сергей Баһаветдинов, Арча районы мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Галимова, районның «Яшь армия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәшид Сәйфетдинов һәм укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин катнашты.
«Бүген сез тапшырасы нормативлар хәрби юнәлеш белән бәйле. Алар күпкә җитдерәк һәм кыенрак. Һәркайсыгызга уңышлар телим», – диде Сергей Баһаветдинов.
Ләйсән Галимова уздырылучы чараның хәрби патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында баруын әйтеп, катнашучыларны сәламләде һәм укучыларны ватаныбызның лаеклы гражданнары булырга чакырды.
Рәшид Сәйфетдинов мәктәпләрнең әзерлекләренең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады һәм укучылар белән горурлануын җиткерде.
Норматив программасы
Масштаблы сынауда Арча районыннан якынча 90 яшь армияче катнашты. Яшьләр хәрби-спорт дисциплиналарында үз осталыкларын күрсәтте, биремнәрне билгеләнгән вакыт эчендә үтәде.
Норматив программасы берничә юнәлешне үз эченә алды. Катнашучылар строй әзерлеге буенча күнекмәләрен күрсәтте, автоматны сүтеп-җыю нормативын үтәде һәм ату әзерлеге буенча сынау узды. Физик әзерлек өлешендә йөгерү, тартылу каралган иде. Моннан тыш, яшьләрнең куркынычсызлык нигезләре һәм патриотик белемнәре дә тикшерелде. Әлеге этапта катнашучыларның теоретик әзерлеге бәяләнде. Квадракоптерлар белән идарә итү укучылар өчен яңа сынау иде.
Сынаулар нәтиҗәләре буенча барлык биремнәрне уңышлы үтәгән юнармиячеләргә махсус билгеләр тапшырылачак. Алар өч дәрәҗәдә булачак: алтын, көмеш һәм бронза. «Нәтиҗә бер айдан билгеле була», – диде оештыручылар. Алар яшьләрнең җитди әзерлеген һәм сынауларга җаваплы каравын билгеләп үтте. Комплекслы нормативны беренче тапкыр үткәрү тәҗрибәсе уңышлы дип бәяләнде. Киләчәктә әлеге чараны ел саен оештыру планлаштырыла.
Нет комментариев