erid:2VtzquqpS7d
Алмаз Хисаметдинов Үрнәк авыл җирлегендә сөт җыючы гаилә белән очрашты
Арча яңалыклары

Алмаз Хисаметдинов Үрнәк авыл җирлегендә сөт җыючы гаилә белән очрашты

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 17 ноябрьдә Үрнәк авыл җирлегендә сөт җыючы Таһировлар гаиләсе белән очрашты. Грант отып «Өмет» кооперативы булдырган бу гаиләгә мөмкин булган ярдәм күрсәтеләчәк. Шул ук көнне район җитәкчесе «Ватан» ширкәтендә дә булып, хуҗалык эшчәнлеге белән танышты.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 17 ноябрьдә Үрнәк авыл җирлегендә сөт җыйнаучы Зәлилә һәм Айрат Таһировлар белән очрашты. Бу гаилә соңгы елларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Үз хуҗалыкларында унике сыер асрыйлар. Грант отып “Өмет“ дигән кооператив булдырдылар. Хәзер шуны тормышка ашыру белән мәшгульләр.

Район башлыгы тырыш гаиләгә мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез, диде.

Алмаз Хисаметдинов бу көнне “Ватан“ ширкәтендә дә булды. Хуҗалыкта туфракны тулысынча эшкәрткәннәр, җитәрлек терлек азыгы әзерләнгән, техника ремонтлыйлар. Фермаларда булганда район җитәкчесе киңәшләрен бирде.


Нет комментариев