erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда террорчылыкка каршы ведомствоара өйрәнүләр уздырылды

Өйрәнүләрнең максаты шартлы рәвештә башкарылган теракт вакытында ашыгыч хезмәтләр һәм хакимият органнары арасында үзара хезмәттәшлекне эшкәртү иде.

Татарстан Республикасында оператив штаб Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә терактны булдырмау һәм аны оештыручыларны бетерү буенча өйрәнүләр үткәрде.

"Татар-информ"га федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өйрәнүләрдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Росгвардиянең ТР буенча идарәсе, ТР буенча ЭЭМ, Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм республика һәлакәтләр медицинасы үзәге катнашкан


Нет комментариев