Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы.
Быел да Арчаның 1 номерлы балалар бакчасында "Көзге әкият" исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Ата-аналар балалары белән бергә "Көзге фантазия" темасына табигый материалдан төрле кул эшләнмәләре ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты. Урыннар билгеләнде, грамоталар тапшырылды. Моның өчен гаиләләргә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Бәйрэмебез бик күңелле узды. Бәйрмгә кунакка күчтәнәчләре белән «Көз кызы» килде,шулай ук куянкай һәм аю килде. Балалар көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ә инде балаларга көз кызының - тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
Тиздән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне җитә. Балалар әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр,җырладылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Барлык әниләргә иминлек, муллык, бәхет, бары тик сәламәт булуларын телибез!
Тәрбиячеләр: Ибрагимова Л.Я., Нуриева Р.Р.
Нет комментариев