erid:2VtzquqpS7d
Казлар каңгылдашкан авылның яме бар
Арча яңалыклары

Казлар каңгылдашкан авылның яме бар

Печмәнтау авылында каз өмәсе. Зөлфия Минһаҗева яза.

Безнең халыкта электән күрше-күлән бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән. Авыр сугыш елларында да, аннан соң да күрше белән күрше бер-берсенә керешеп, күмәкләшеп өмә ясап эшләгәннәр. Безнең Печмәнтау авылында борынгыдан килгән йолалар саклана әле. Беркөн шулай дус-тату күршеләр белән каз өмәсе уздырдык. Хәзер йорт казлары асраучылар сирәк. Ул йорт кошларының үскәнен генә ала башладык. Үскәнне тәрбияләү әлбәттә җиңелрәк, чиргә дә бирешмиләр.

Бик матур кояшлы көн иде. Иң күңелле дә, рәхәт тә соң ул мизгелләр! Җырлаша-җырлаша, мәзәкләр сөйләп, бер-беребезнең күңелен күрдек. Башта   узыша-узыша казларның йоннарын йолкыдык, аннары казанга тыгып пешекләдек. Ахырдан казларны юып, урнаштырып, хуҗалар әзерләгән өстәлдә тәмле ризыклар белән сыйландык. Казның бернәрсәсе дә әрәм булмый шул. Аның ите, эче-башы, мае, мамыгы, каурые – һәммәсен дә яратабыз, ярминкәләрдә дә бик яратып ала халык.

Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, без күршеләр бер-беребезгә йөрешеп, күмәк эшләрне бергәләп эшлибез. Казлар каңгылдашмаган авылның яме юк, диләр. Киләчәктә дә исән-сау булып, әле күп еллар бу йорт кошларын асрап, авылга үзгә ямь бирергә язсын безгә һәм казларга!

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау авылы


Арча хәбәрләре

Нет комментариев