Белеп торыйк.
Синоптиклар мәгьлуматларына караганда, иртәгә, 19 ноябрьдә, һава торышы зур атлантик циклон аркасында начараячак Төнлә – юеш кар, көндез яңгыр булыр дип фаразлана. Урыны белән җил секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә – 0..-5 градус, ә көндез +1..+4 градус булачак. Синоптиклар шулай ук төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык турында кисәтәләр.
Нет комментариев