Дөньяда хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу һәм терлекләрне законсыз кертү республикада эпизоотик хәлне катлауландырырга мөмкин. Россельхознадзор белгечләре бу куркынычларны булдырмау чаралары турында сөйләде.
Татарстанда терлекчелек иминлегенә янаучы төп куркынычларның берсе – чит илләрдә йогышлы авыруларның таралуы һәм хайваннарны ветеринария контроленнән башка кертү. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Мария Грибанова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда дөньяда хайваннар арасында йогышлы авырулар ешрак теркәлә, инфекцияләр яңа төбәкләргә дә үтеп керә. Россия белән чиктәш Монголия, Кытай һәм Казахстандагы эпизоотик хәл аеруча игътибар таләп итә.
Халыкара эпизоотик хәлдәге төп куркынычлар:
-
Ящур – Греция, Мисыр, Ливия, Вьетнам, Кытай, Монголия һәм Төркиядә теркәлгән.
-
Африка дуңгыз чумасы – Болгария, Венгрия, Германия, Греция, Испания, Латвия, Литва һәм Польшада ачыкланган.
-
Югары патогенлы кош гриппы – Европа илләренең күбесендә таралган.
«Авыруларның яңа илләрдә теркәлүе һәм чиктәш дәүләтләрдә эпизоотик хәлнең катлаулануы терлекчелек өчен өстәмә куркыныч тудыра», – дип билгеләп үтте ведомство вәкиле.

Республикага йогышлы авырулар үтеп керүне булдырмау өчен Россельхознадзор контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрә. Агымдагы елда идарә белгечләре:
-
250 күчмә тикшерү;
-
78 планлы тикшерү;
-
26 инспекция визиты үткәргән.
Белгечләр фикеренчә, терлекләрне законсыз һәм ветеринария документларыннан башка кертү инфекцияләр таралу ихтималын арттыра. Шуңа күрә хайваннарны күчергәндә ветеринария таләпләрен үтәү һәм аларның хәрәкәтен контрольдә тоту республикада терлекчелек иминлеген саклауның мөһим шарты булып кала.
Нет комментариев