erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Югары хезмәт хакы: Татарстанда ноябрь аенда кем алачак

Кеше бәйрәмнәрдә эшләгән өчен ял алырга хокуклы

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда югары хезмәт хакы алачак. Бу чара кемгә кагыласы – "Татар-информ" материалында.

Ноябрьдә татарстанлыларның эшләми торган ике бәйрәм көне булды – 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне). Бишкөнлектә эшләүче гражданнар бу көннәрдә ял иттеләр. Әмма график буенча эшләүчеләр, шулай ук ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре бу көннәрдә җитештерү ихтыяҗына бәйле рәвештә эшли ала иде.

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә эш өчен кимендә икеләтә түләнә. Димәк, 4 яки 6 ноябрьдә хезмәт куйган кешеләр ай нәтиҗәләре буенча югары хезмәт хакы алачак. Шул ук вакытта кеше бәйрәмнәрдә эшләгән өчен ял алырга хокуклы, әмма бу очракта бәйрәм көнендә эшләгән өчен бер генә күләмдә түләнәчәк


Нет комментариев