erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

Янгын чыгу һәм кешеләр һәлак булуның сәбәбе - эчкечелек һәм тәмәке тарту

Хөрмәтле гражданнар, ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Янгын статистикасы күрсәткәнчә, аның төп сәбәбе – кеше факторы. Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10 процентына сәбәп булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә.

Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агуланудан да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә. Алкоголь баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. И

серек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора. Сезгә йортыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Йортыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә янгын сүндергеч тә булырга тиеш.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгында шалтырату өчен телефон номерлары 01, 101, 112.

Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе  


Нет комментариев