erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы катнашында Яңа Кырлай авыл җирлегендә күчмә утырыш узды
Арча яңалыклары

Район башлыгы катнашында Яңа Кырлай авыл җирлегендә күчмә утырыш узды

Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булдылар.

19 ноябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында Яңа Кырлай авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.

Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булдылар. Соңыннан пленар өлештә җирлек башлыгы Газинур Сәфәров чыгыш ясады. Районда газ кертеп бетерү программасының үтәлеше, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре, район административ комиссиясенең авыл җирлекләре белән берлектә башкарган эш нәтиҗәләре, элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше, су белән тәэмин итү обүектларын махсус оешмага бирү һ.б. мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов утырышка йомгак ясап, яңа бурычлар куйды.


Нет комментариев