erid:2VtzquqpS7d
Йорт хайваннары өчен җаваплылык хуҗасыннан башлана
Арча яңалыклары

Йорт хайваннары өчен җаваплылык хуҗасыннан башлана

Эт асрау – зур җаваплылык. Хайванны теркәү, урамда йөртү кагыйдәләрен үтәү һәм аның иминлеген кайгырту хуҗаның төп бурычлары булып тора. Бу таләпләр кешеләрне һәм хайваннарны төрле куркынычлардан, шул исәптән котыру чиреннән сакларга ярдәм итә.

Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре йорт хайваннары асраучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны гамәлдәге кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра. Хайваннарның үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә иминлеген кайгырту һәр хуҗаның җаваплылыгы булып тора.

Хуҗасы этен урамда бәйдә йөртергә тиеш.

Этне теркәү – хуҗаның бурычы

Этләрне дәүләт ветеринария хезмәтендә теркәү мәҗбүри. Моның өчен яшәү урыны буенча ветеринария учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәү бушлай башкарыла, хуҗа электрон тамгалау өчен генә түли.

Эт һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүмат федераль «ВетИС» мәгълүмат системасының «Хорриот» компонентына кертелә.

2026 елның 10 ноябренә Татарстанда 73 меңнән артык эт теркәлгән.

Урамда йөртү тәртибен үтәү мөһим

Йорт хайваннарын асраганда һәм урамда йөрткәндә түбәндәге таләпләрне истә тотарга кирәк:

  • Бәйдә йөртү: этне урамда караучысыз һәм ирекле йөртмәскә.

  • Иминлекне тәэмин итү: хайванның тәртибен контрольдә тотарга, тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмавын кайгыртырга.

  • Чисталык саклау: йөргәндә хайван артыннан җыештырырга.

  • Күзәтү: җәмәгать урыннарында этне караучысыз калдырмаска.

Кагыйдә бозган өчен штраф каралган

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.52нче маддәсе нигезендә, йорт хайваннарын асрау таләпләрен үтәмәгән өчен гражданнарга 1,5 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әгәр хокук бозу нәтиҗәсендә кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә яки милкенә зыян килсә, штраф күләме 30 мең сумга кадәр җитә.

2026 елда 405 кеше җаваплылыкка тартылган

Дәүләт ветеринария хезмәте республика шәһәрләрендә һәм районнарында йорт хайваннарын асрау һәм йөртү тәртибен үтәүне тикшерү буенча даими рейдлар үткәрә.

2026 елда кагыйдәләрне бозган өчен 405 граждан административ җаваплылыкка тартылган.

Алар арасында:

  • 233 кеше – этләрне йөртү кагыйдәләрен бозган;

  • 31 кеше – хайваннарга зыян китергән;

  • 141 хуҗа – этләрен мәҗбүри теркәүне башкармаган.

Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре искәрткәнчә, йорт хайваны асрау – аңа ризык һәм сыену урыны бирү белән генә чикләнми. Аның сәламәтлеге, тәртибе һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен дә хуҗа җавап бирә. Кагыйдәләрне үтәү – һәркем өчен куркынычсыз мохит булдыруга керткән мөһим өлеш.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев