Безнең Арчаның 2нче балалар бакчасында һәрдаим туган телгә багышланган бик күп чаралар үткәрелеп тора. Шуларның иң җылысы, көтеп алынганы якташ язучыларыбыз белән очрашу. Ел саен бу бәйрәмне без бик теләп үткәрәбез
Быел да 16нчы ноябрь көнне безнең бакчабызда матур шигырь бәйрәме узды. Кичәбезгә бик күп шигырьләр авторы, яңа гына каләм тибрәтә башлаган яшь язучы Эльвина Миңнуллина кунакка килде. Бу чара безнең нәни балаларыбыз һәм тәрбиячеләребез өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Очрашуга әзерлек алдан ук башланды. Тәрбиячеләр балалар белән бергә шигырьләр ятладылар, Эльвина Маратовна һәм аның геройлары турында фикер алыштылар. Бу көнне балалар бакчасы шатлык һәм дулкынлану белән тулды. Бәйрәм барышында балаларыбыз шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, аңа матур җырлар-биюләр бүләк иттеләр. Кунагыбыз да читтә калмады, балалар белән бергәләп уеннар уйнады, алдан әзерләп куйган сорауларга бик теләп җавап бирде. Бәйрәм ахырында балалар өчен иҗат иткән матур шигырьләрен укып, бакчабызга үзенең иҗат иткән китапларын истәлеккә калдырды. Эльвина Маратовнага вакыт табып безнең янга килгән өчен бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-, дип язган Фәнис ага Яруллин.
Эльвина Маратовна да шул кыңгырауны чыңлатучы. Без аның талантына сокланабыз. Бүгенге җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйбыз.
Ландыш Фәхретдинова,
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасы татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче.
Нет комментариев