Ә җәяү йөрергә кирәк.
Ничек, җәяү йөрисезме? Бакча эшләре бетте, чыгып йөрсәң дә була. Медиклар каты астфальттан йөрү, тезләргә, умыртка баганасы, буыннарга көч китерә, зыянлы диләр.
Арчаның Казансу паркында йөрү юлы сырлап ясалган. Ә стадион ягында шома асфальт. Анда чаңгычылар роллерларда шөгыльләнә. Менә роллерларда йөрү өчен асфальт шәп! Ә йөрү өчен юк.
Баскычлардан менеп-төшү дә файдага! Кайбер районнарда йөрү, йөгерү өчен махсус эшләнгән йомшак юллар бар. Бездә дә булсын иде андый юллар.
Нет комментариев