erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда медицина кадрлары белән эшләү өчен яңа оешма төзелә

Татарстанда сәламәтлек саклау системасын кирәкле белгечләр белән тәэмин итү, кадрлар мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә яңа структура барлыкка килә. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар карарлары дирекциясе автоном коммерцияле булмаган оешмасы булдырылачак.

Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Яңа оешманы төзү тәкъдиме белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы чыккан. Ведомство республика исеменнән дирекцияне гамәлгә куючы булачак, шулай ук аның идарә органнарында Татарстан вәкилләре кемнәр булачагы турында тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Министрлыкка дирекциянең уставын 60 көн эчендә раслау һәм аны дәүләт теркәвенә алу бурычы йөкләнгән. Моннан тыш, 2026 елның 30 декабренә кадәр оешмага 10 мең сум күләмендә ирекле милек кертеме кертергә һәм аны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле башка чараларны күрергә кирәк булачак.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләнгән. Республикада кадрлар белән бәйле мәсьәләләрне системалы хәл итүгә юнәлтелгән бу эшләр «Кадрлар» илкүләм проекты максатларына ирешүгә дә хезмәт итә. Әлеге проект Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев