erid:2VtzquqpS7d
Минем әни
Арча яңалыклары

Минем әни

Бик тиздән әниләр бәйрәме. Мин әнине шул бәйрәм белән чын күңелемнән тәбрик итәм

Минем әни – сугыш чоры баласы. Ул - Түбән Пошалым авылының балта остасы, Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы батырларча көрәшкән Галәветдинов Шәйхелислам һәм Гөберчәк авылында туып-үскән, терлекчелектә намус белән эшләгән Сөгъдә кызы. Җиде баланың иң олысы, Сания, мәктәп яшеннән әнисенә булышырга дуңгыз фермасына эшкә йөри. Рәхәтләнеп мәктәптә белем алырга тиешле кыз көче җиткәнчә эшләргә тырыша. Өстенә кара халат киеп дуңгызларга апара әзерләү, суык кышта малларга бер торактан икенчесенә ризык ташу – ул вакытта бик авыр булгандыр.

Әниемнең яшь вакыты.

Ләкин кыз сынатмый, көчле рухлы, тырыш, уңган буларак яшьтәшләре арасында хөрмәт казана. Укуын кичке мәктәптә дәвам итә. Күпме генә кыстасалар да ул комсомол оешмасына керми. Ләкин мәктәптә оештырылган җәмәгать эшләреннән читтә калмый, һәрдаим кушылган эшне намус белән башкара.

Кичке мәктәптә белем алу белән беррәттән үзе аерым дуңгызлар группасы алып эшли башлый. Яшьтәшләре белән кичке уеннарга йөрергә, озын кышкы кичләрдә шәл бәйләргә дә өлгерә, хәтта ирләр чалбары киеп, әтисе белән өй бурасына диелгән агачларны чистарта. Ул вакыттагы кул хезмәтен таләп иткән эшләрне саный башласаң, ак кәгазь бите генә җитмәс иде.

Гөберчәк егете Кыямга, әтиемә, кияүгә чыга

Аның белән биш бала тәрбияләп үстерә. Үз тырышлыклары белән өр-яңа йорт салып, каралты-кура яңартып тормыш итә. Яшьтән ферма юлын таптаган кыз кияүгә чыккач та гомер буе терлекчелектә хезмәт куйды. Ул - алдынгы сыер савучы, район күләмендә фотосы мактау тактасында да торды. Хәтта пенсиягә чыккач та фермада эшләде. Ләкин тормыш син теләгәнчә генә бармый шул. Матур гына яшәгәндә гомер буе тракторда эшләгән әтиебез авырып вафат булды.

Утыз елдан артык бергә торган кайнанасы Сәлимә дә, әбиебез, китеп барды. Биш бала белән яшьли тол калган әнигә бала кайгысы да күрергә туры килде, сөлектәй улы вафат булды. Язмыш сыный, ләкин ул эчендә буран дулап, йөрәгеннән кан саркып, сыкраса да кайгысын кешегә сиздермәскә тырышты. Никадәр генә авыр булса да, сабырлыгын җуймыйча, кайгы-хәсрәтне эш белән җиңде. Безгә белем алырга булышты, бер-бер артлы олы тормышка озатты.

Әни белән Җәмилә апа.

Кече яшьтән шәл бәйләргә өйрәнүе тормыш итә башлагач та кирәк була. Бу һөнәре гаиләгә байтак керем кертә. Оекбашлар, бияләйләр, башмаклар, төсле җепләрдән өчпочмаклы шәлләр аның кулында уйнап торган энәләрдән тамган. Хәзер дә ул гел кул эше тота. Аларны бәйрәмнәргә, туган көннәргә балаларына, онык-оныкчыкларына бүләк итә. Үзеңнең йөрәк җылыңны салып бәйләгән әйберләр кадерле була бит ул.

Аның тәрәзә төбен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән гөлләр бизәсә, өстәлендә күпереп пешкән тәмле ризыклар була, газета-журналлар да укый, телевизор аша дөньяви яңалыклар белән таныша, радиодан моңлы җырлар тыңлый. Яшь чакта әти тальянда, әни табигатьтән бирелгән матур тавышы белән өйне моңга күмәләр иде.

...Без кечкенә вакытта

Балачакта өйдә авыл балалары белән Чыршы бәйрәмнәре дә оештыралар, аларга күчтәнәчләр тутыралар иде. Күңелле мизгелләр... Безнең әтинең бертуганнары юк иде. Әнинең бертуганнары балалары белән кунакка кайталар иде. Өй эче тулы халык. Әби тәмледән-тәмле ризыклар пешерә, әни мунча яга, әти үзе урманнан җыйган гөмбәләр белән кунакларны сыйлый иде. Бу әнинең киң күңелле, юмарт, уңган булуын да күрсәтә.

Исемдә: югары фермада сыер саугач җәйге көннәрдә әни белән, өйгә кайтмыйча, урманга печән чабарга кереп китә идек. Чапкан печәнне алырга, колхоз эшеннән кайткач, әти тракторы белән урманга менә. Без чүмәләләргә җыеп куйган печәнне арбага төяп авылга төшәбез, төн чыкканчы кызмасын дип, яшел печәнне сәнәклеккә салып куябыз. Иртән иртүк ул печәнне таратабыз, көндезен әйләндерәбез, кичен җыеп алып кайтып, печәнлеккә өябез.

Җәйнең бер көне шулай үтә иде. Әле бит хуҗалыкта башка эшләр дә бар! Көзен әни белән зур-зур капчыкларга яфрак җыярга урманга менә идек. Җыелган яфракны кышын сарыкларга ашаталар иде, чөнки ул елларда колхоз печән бирми, малларга ризыкны кем каян, ничек юнәтә ала, шулай әзерли иде. Кышлык утын әзерләү - үзе бер могҗиза.

Әти колхоз эшенә киткәнче әни белән Тәлгинур апаны урманга менгерә, ә алар кайда нинди корыган агач бар, шуны кисеп, әзерлиләр. Аннары кичен әти трактор белән алмага менә, агачларны төйийләр, авылга кайталар, бушаталар. Авыл хатыннары бигрәк эшкә әрсез булган инде. Элеккеге тормыш салам кибәненнән энә эзләүгә тиң булган.

Без үскәндә әнинең әйтергә ярата торган берничә фразасы гомер буе истә, балаларыма да гел шул сүзләрне кабатлап тәрбияләргә тырыштым: кулга тоткан эшне кешегә бирмәгез, башлаган эшегезне ахырына җиткерегез. Эшләгәнегез миңа булса, өйрәнгәнегез үзегезгә була. Әйе, нәкъ шулай!

Әнием минем.

Әни бик тырыш, туры сүзле, пөхтә, эшчән булды. Без дә аның үрнәгендә кечкенәдән эш белән тәрбияләнеп үстек. Элек идән сайгаклары буялмаган иде. Без кечкенә вакытта әни идәнне мунчала белән ышкып-ышкып, ә керләрне, авылча әйтсәк, кетердәтеп юа иде. Чишмәгә кыр казлары кебек тезелеп кер чайкарга төшү дисеңме, иртүк торып, аякка бутый киеп, буразна ярган ат артыннан бәрәңге утыртумы, каз-үрдәк йолкумы, урманга кура җиләгенә менеп, чиләк тутырып җиләк алып төшүме, эш арасында умарталыкка кереп, бал аертырга булышумы, урман аланнарыннан печән чабу, сарык йоны алумы – берсе дә калмады,

Аллага шөкер. Әни бөтенесенә җитеште, аның төп терәге, ярдәмчесе әби булды. Ул безне, биш баланы, илле алты көнлек килеш алып калып, әни фермага эшкә чыккан. Без гел әби кул астында үстек: ул ашатты, эчертте, юындырды, мәктәпкә киткәнче озын калын чәчләрне тарап үрә торган иде. Чөнки нәкъ шул сәгатьләрдә әни фермада эшләде...

Гомер үткән, үтсә дә бушка түгел, күңелле сәхифәләргә баеп үткән ул. Аның эчендә шатлыгы да, кайгысы да бар... Мин авыл тарихын барлаган вакытта гел әнигә мөрәҗәгать итәм. Чөнки авылда өлкән буын акрын-акрын гына кимеп бара. Элек авылыбызда кемнәр яшәгән, хуҗалыклары кайда урнашкан, алар нинди һөнәр ияләре, балалары кемнәр, ничек киенгәннәр, нинди гадәтләре истә калган, әнинең хәтер сандыгын актарып. җавапны табарга тырышабыз, Аллага шөкер, сандык буш түгел, мәгълүматкә бай.

Әнинең ике ир туганы инде мәрхүмнәр. Башкалары һәрчак аның хәлен белеп торалар, кунакка кайталар. Алар кайткач, билгеле, балалык, яшьлек чорындагы хатирәләр искә алына. “Әй, без үскәндә...”, - дип башлана ул истәлекләр.

Гомер үтә, без дә олылар рәтенә керерлек яшькә барабыз. Без әнинең исән-сау булуына сөенәбез, төп нигезнең ишеге һәркем өчен ачык. Ул бүген балалары, оныклары, оныкчыклары әйләнәсендә тыныч кына яшәп ята. Иң мөһиме – авырмасын! Бик тиздән Әниләр бәйрәме булачак. Мин әнине шул бәйрәм белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Аңа саулык, сәламәтлек, тыныч картлык телим. Кайгы-хәсрәт күрмичә, үз аягында, камил акылында яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калам.

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

 

 

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев