Аерылышу турында озак уйладым. Түзгәнчә түздем инде... Сүзләрен тыңламыйча чыккач, әти-әнигә дә белгертәсе килмәде...
Бер минутка гына күз алдына китерегез әле: сез – буй җиткән егет әнисе ди. Юк, буй җиткән генә түгел, инде яше утызга якынлашкан егет әнисе. Күптән килен, оныклар турында хыялланасыз, бу хакта көн саен диярлек аның исенә төшереп торасыз. Ниһаять, улыгыз сез көткән ул сүзне әйтә: «Өйләнәм!» – ди. Тик аерылган, балалы хатынга... Улыгызның булачак хатынын беренче көннән үк кызыгыз кебек якын күреп, аның балаларын оныкларны яраткан кебек яратып каршы аласыз... Тукта, ашыкма әле, киноларда гына шулай җиңел була ул, дисезме? Ә аларның тормышы менә, чыннан да, үзәк каналдан барган мелодрамаларга охшаган. Әмма аларны төшерүчеләр дә мондый ук сюжет уйлап чыгарырга кыймас иде: кеше ышанмас! Шулай, тормыш – китап-кинолардан күпкә катлаулырак. Моннан нәкъ утыз ел элек Зәй районы Сәвәләй авылында яшәүче Сандра түти һәм аның ире Коля дәдәйгә уллары яңалык җиткерә: «Өйләнәм! Булачак хатыным аерылган, балалары бар», – ди. Бер-ике түгел, өч тә түгел, хәтта дүрт тә түгел. Бишәү. Хәлимә – Аксубай районы Иске Ибрай авылы кызы. Үсеп буйга җитә дә, 18 яшендә үк үзләре авылы егетенә кияүгә дә чыгып куя. Яшьлек – кыю, тәвәккәл: әти-әнисенең бу никахка каршы булуы да туктатмый аны. Кияве – гаиләдә олы бала, башка чыгасы кеше: беренче балалары тууга, яшьләр Чаллы шәһәре янындагы «Камский» совхозына – Кече Шилнә авылына барып урнаша. Совхоз аларга ике бүлмәле фатир бирә, эш бар – яшә генә. Гаилә ишәя – бер-бер артлы кызлары туа башлый: Айгөл, Гүзәл, Алсу, Алия, Лилия... Тик озакламый Хәлимә бер нәрсәне аңлый: чибәр ир синеке генә түгел икән... Кем белән очрашып йөргәне дә сер түгел – совхозда инде әллә ничә гаиләне җимергән бер хатын. Кулыннан бөтен эш килсә дә, өендә бер кадак та какмый яшь ир – бер чәркәгә башкаларга эшләп йөри. Шул харап итә дә: салып кайта да кул күтәрә, кемдер янында төн кунып кайта да хатынын кыйный. Аннан атаның авыр йодрыгы арага кергән олы кызга да төшә башлый. Аерылышу турында озак уйладым. Түзгәнчә түздем инде... Сүзләрен тыңламыйча чыккач, әти-әнигә дә белгертәсе килмәде. Сөт комплексында лаборант булып эшли идем. Доярка апаларның һәрберсе минем нинди хәлдә икәнемне белә: ике катлы йортта яшибез, яшерә алмыйсың – барысы да кеше күз алдында. Киңәш бирәләр: «Иртән эшкә барганда да, кайтканда да Аллаһы Тәгаләдән сора – ничек куштың, шулай аер дип әйт. Берсендә ул мине үтерер дәрәҗәдә кыйнады. Бер атна урыннан да тора алмадым – күрше хатыны кереп карап йөрде. Аннан ул олы кызга да кул күтәрә башлады. Монысы соңгы чик булды. «Үземне кыйнау бер хәл, балаларга да суктырмыйм», – дидем... Ул көнне ире иртәнге дүрттә генә кайтып керә. Хәлимә инде торган, эшкә китәргә җыенып ята. Ире кайтып керә дә: «Бүген мин сине үтерәм!» – ди һәм кухня ишеген ябарга борыла – хатын чыгып кача алмасын. Нишләргә?! «Артта – тәрәзә, тик икенче каттан сикереп үлүен дә үлмәм, имгәнермен генә», – дип уйлый хатын. Күзе уклауга төшә. Кичтән пәрәмәч пешергән була – уклавы өстәл өстендә калган. Аның бәхетенә! Ире ишекне биклим дип борылган арада җан ачуы белән ул аның башына уклау белән китереп суга. Баш шунда ук тишелә, кан ага башлый. Ә Хәлимә суга да суга... Еллар буе җыелган әрнү үз юлын таба. Ир подъездга чабып чыга, хатын – аның артыннан. Сыер саварга дип торган күрше хатыны арага кермәсә: «Хәлимә, нишлисең, төрмәгә утырталар бит үзеңне, балаларың ятим кала!» – дип кычкырып туктатмаса, ул иртә ничек тәмамланган булыр иде, билгесез. Әтиләре шуннан соң башка кайтып күренми. Хатыны өйдә юк чакта килеп әйберләрен генә җыеп китә. Күршеләрнең берсенә: «Мондый балалар миндә тагын шуның кадәр була әле!» – дип әйтеп китә... Квартирадан бөтен нәрсәне җыеп китсә дә риза идем – безне генә борчымасын. Шәрә идәндә булса да йокларбыз, дия идем. 11 ел яшәгәннән соң 1994 елда аерылыштык без. Миңа бу вакытта – 29, иң кечкенә кызыма исә 1 яшь иде. Күпләр моны аңламаса да, мин хәтта иремне алиментка да бирмәдем. Бернәрсә дә аны хәтерләтмәсен дидем. Хәзер, барысы да күптән артта калгач, онытылгач, рәхмәтлемен дип кенә әйтә алам: аңа кияүгә чыкмасам, биш кызым булмас иде. Ә ул чакта дөнья тукталган кебек булды. Ярты ел гел еладым, бернәрсә эшли алмадым. Ябыктым. Тормышым барып чыкмаганга гарьләнү дә булгандыр, балаларны ничек аякка бастырырмын дип курку да. Эшләгән хезмәт хакыңны да ала алмаган еллар бит. Кая ул кесәдә акча булу?! Эштән кайтышлый ипи яздырып алып кайтам. Рәхмәт яусын, дөньяда яхшы кешеләр бик күп – миңа җиде ятлар булышты... Шуларның берсе – күрше хатынының иренең сеңлесе Зифа. Аның белән ничектер дуслашып киттек. Чаллыда, «Детский мир» кибетендә эшли иде ул. Аның аркасында минем балалар сәләмә киеп үсмәде. Кызы Алсу хәзер дә көлеп сөйли: «Син моны кимисең, син моны яратмыйсың, дип, бөтен киемемне әни сезгә тутырып җибәрә иде», – ди. Ире сентябрьдә чыгып китә Хәлимәнең. Яңа ел каршыларга исә энекәше килә. Аны күргәч, апасының буасы ерыла: елый-елый барысын да сөйли... Госман 2 гыйнвар көнне кайтып китә, ә 3 гыйнвар көнне кичен ишекләрен шакыйлар. Барып ачса, әтисе басып тора! Бер сарык суеп алып килгән, тагын әллә никадәр күчтә-нәч төягән. Ишекне ачуга: «Кызым, нигә белгертмәдең, нигә бер хәбәр бирмәдең?» – ди. Шуннан соң Чаллыдан авылга кем машина белән кайтса да, әтиләре алар аша Хәлимәгә гел нәрсәдер җибәрә: он, туңмай, бәрәңге... Кемнедер очратырмын, кабат кияүгә чыгармын дигән уе да булмый Хәлимәнең – аның кайгысымы?! Иреннән бер ярдәм юк. Җәйгә чыксаң, биш балага никадәр аяк киеме генә кирәк! Көзгә керсәң, тагын шул хәсрәт...
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/iaratu-susydyr
Нет комментариев