Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Мәмсә авылында туып үскән һәм туган авылында яшәгән Татарстанның халык укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы Мәсхут Зариф улы Гарифҗановны соңгы юлга озаттылар. 67 яшендә каты авырудан бер ай эчендә китеп барды. Урыны җәннәт түрләрендә булсын...
Мәсхут Зариф улы мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогия учищесында укый. Яңа Кенәр мәктәбендә башлангычларны укыта. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Ашытбаш мәктәбендә географиядән укыта. Аннан соң туган авылына якынрак Ташкичү мәктәбендә укытып, лаеклы ялга чыга. Алар гаиләдә 7 бала үсә. 3 кыз, 4 малай. Мәсхут төп йортта яшәп кала.
Авылның, районның хөрмәтле кешесен озатырга бик күп кеше килде. Район мәгариф идарәсеннән, район иҗтимагый советыннан, авыл җирлегеннән, мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәктәптә, Арча педагогия көллиятендә бергә укыган иптәшләре, авылдашлары - бар да хушлашырга килде. Якын итеп, яратып, ихтирам итеп, "чын укытучы, әйбәт кеше иде" дип, хушлашу сүзе белән чыгыш ясадылар.
Нет комментариев