erid:2VtzquqpS7d
Арчада балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды
Арча яңалыклары

Арчада балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

Мондый чаралар яшүсмерләрнең хокукый белемен арттыруга һәм аларны хокук бозулардан кисәтүгә юнәлдерелгән.

20 ноябрьдә Арча районы эчке эшләр бүлегендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында профилактик очрашу үткәрелде.

Чарада профилактик исәптә торучы балигъ булмаган яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм педагоглар катнашты. Очрашуны эчке эшләр бүлеге, Иҗтимагый совет һәм ветераннар советы оештырды.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Айрат Гобәйдуллин яшүсмерләргә интернеттагы мошенниклык, дропперлык, наркотиклар тарату, хокук бозулар өчен җаваплылык, шулай ук социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Ата-аналарга балаларның буш вакытын контрольдә тоту һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү кирәклеге искәртелде.

Очрашу сорауларга җавап бирү рәвешендә дәвам итте. Ахырдан катнашучылар өчен полиция бүлеге буенча экскурсия оештырылды.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев