Җитди мәсьәләләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин юлларны карап торучы, аларның иминлеген тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре, белгечләр белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә
Татарстан Республикасы Арча районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәкимов, Арча шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Рамил Баһаветдинов һ.б. катнашты.
Иң башта Арча үзәгендәге Интернациональная урамында җәяүлеләр зонасын оештыру турында сөйләштеләр. Узган елдагычы Үзәк мәйданга куелачак Яңа ел чыршысы бәйрәме уңаеннан 20 декабрьдән 1 февральгә кадәр Интернациональная урамында светофорлы борылыштан икенче светофорлы борылышка кадәр техника хәрәкәте чикләнәчәк.
Икенче мәсьәлә - мәктәп балаларын йөртүче автобуслар маршрутына тиешле урыннарга юл билгеләрен урнаштыру. Өченче мәсьәлә - кышкы чорда юл иминлеген тәэмин итү. Иртән-иртүк кеше эшкә барганда инде юллар кардан чистартылган, ачык, каршылыксыз булырга, тайгак, хәтәр урыннарга ком сибелгән булырга тиеш.
Нет комментариев