erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Казан ярминкәләрендә катнашып тора
Арча яңалыклары

Арчалар Казан ярминкәләрендә катнашып тора

Ярминкәләр кирәк. Аларны халык ярата.

"Казан" агросәнәгать паркы мәйданында шимбә көнне зур ярминкә булды. Анда Арча районының фермерлары һәм предприятиеләре үзләре җитештергән продукцияләрен сатты.

Ярминкәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры - РТның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде. Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән ярминкә белән таныштылар, продукцияләрен тәкьдим итүчеләр белән сөйләштеләр. Аларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләделәр.

Ярминкәләр гадәттә җыр-музыкалар белән үтә. Район мәдәният хезмәткәрләре, район үзешчәннәре дә җырлап, гармунда уйнап, ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп, халыкның күңелен күрделәр.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев