erid:2VtzquqpS7d
Үзе китте, эше калды...
Арча яңалыклары

Үзе китте, эше калды...

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Фотода - уртада Илдус Гайнетдинов.

Районда, республикада, Европада да дан тоткан Арча милли аяк киемнәре фабрикасының соңгы директоры Илдус Гайнетдинов якты дөньядан китеп барды. 1500 кешене эшле иткән фабрика иде ул. Арчаның данын еракларга тараткан чүәк, читекләр шунда җитештерелә иде. ГДРда халыкара күргәзмәдә алтын медаль алып кайтканнар иде. Авылларда күпме филиаллары эшләде, хатын-кызлар өйдә утырып та чигү чиктеләр, фабрика чимал белән тәэмин итеп торды.

Уртада -Илдус Гайнетдинов.

Илдус Гайнетдинов 1957 елда Яңасала авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач армиядә хезмәт итә, аннан кайткач биш ел Мәскәүдә җиңел сәнәгать технология институтында укый. Гади авыл егетенең Мәскәүгә кадәр барып укуы бүген дә соклану тудыра. “Әниебез Кафия бик тырыш кеше иде, – ди сеңлесе Илсөя. – Аның абыйны бик укытасы килде“.

Югары белемле егетне 1978 елда фабрикага модельер булып эшкә алалар. 1983-1986 елларда баш инженер. 1987 елдан 1999 елга кадәр генераль директор. Илдус Хаҗимулла улы үз һөнәренең чын остасы иде. Күнне сәнгатьле эшкәртү өлкәсендә профессиональ рәссамнарның берсе, аяк киемнәре һәм күн әйберләр буенча конструктор-технолог. Каюлы күннән хатын-кыз һәм ир-ат читекләре, түфлиләр, диван мендәрләре, йорт җиһазы тышлыклары, диван паннолары, бүләк җыелмалары (читек, букча, янчык һ.б.) үрнәкләре эшли. Элек күнне тишү өчен кулланылган кылларны машина инәсе белән алыштырып, кулдан чигү һ.б. технологияләрне камилләштерүче авторларның берсе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Илдус Гайнетдиновның туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең кайгыларын уртаклашып: “Илдус Хаҗимулла улының вафат булуы Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм аның талантын, хезмәт сөючәнлеген, халык традицияләрен саклау эшенә тугрылыгын белгән һәм кадерләгән һәркем өчен зур югалту. Аның якты истәлеге туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм аның сәнгатен хөрмәт итүчеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә сакланачак“, – дип яза.

Арча милли аяк киемнәре фабрикасының тулысынча ябылуы район өчен зур югалту булды. Аның күпмедер өлешен булса да саклап кала алмадылар. Илдус Хаҗимулла улы районда яклау тапмагач Биектау районына китеп милли сәнгатебез юнәлеше буенча эшчәнлеген дәвам итте. Кеше китә, җыры кала дип нәкъ әнә шундый шәхесләр турында әйтәләр дә.

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев