Бакый Урманче моннан җитмеш дүрт ел элек гипстан иҗат иткән бюст Яңа Кырлай музеенда үз урынын тапты
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме телгә алынганда, иң элек аның туган ягы Кырлай, балачагы узган гүзәл табигатьле авыл, әдәби мирасы белән бәйле изге урыннар күз алдына килә. Әлеге җирләрнең һәр карышы Тукай рухын саклый. Ә бу рухны киләчәк буыннарга җиткерүдә музейларның, сәнгать әсәрләренең, тарихи ядкәрләрнең әһәмияте аеруча зур.
Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында тагын бер истәлекле вакыйга булды. Биредә күренекле татар сынчысы, рәссам, Татарстанның халык рәссамы Бакый Урманче иҗат иткән Габдулла Тукай бюсты ачылды. Бу – гади генә музей экспонаты түгел, ә үткән белән бүгенгене, остаз белән шәкертне, буыннарны берләштергән кадерле гаилә истәлеге.
Моңа кадәр ул бер музейда да урын алмаган
Бакый Урманче әлеге бюстны 1952–1954 елларда, Алма-Ата шәһәрендә яшәгән чорында гипстан иҗат иткән. Сынчы яшь чагында Габдулла Тукайны үз күзләре белән күргән була. Шуңа күрә аның шагыйрьгә багышланган бу хезмәтендә шәхси хатирәләрнең дә, тирән ихтирамның да чагылышы бар.
Бюст остасы белән бергә төрле илләрне, Россиянең күп кенә шәһәрләрен гизә, аннары озак еллар шәхси коллекциядә саклана. Ниһаять, гаилә ядкәре Тукайның туган ягына кайта. Аны музейга Бакый Урманченың улы Айдар Бакиевич Урманче тапшырды.
Музей директоры Гөлнур Шәрәфиева билгеләп үткәнчә, әлеге бюст – Бакый Урманченың Габдулла Тукайга багышланган беренче хезмәте. Моңа кадәр ул бер музейда да урын алмаган.

Вакыйганың тагын бер үзенчәлекле ягы бар: нәкъ менә Бакый Урманче Кырлайдагы музей комплексының проектын эшләгән, шагыйрьгә һәйкәл һәм скульптура ансамбле иҗат иткән. Димәк, аның Тукай белән бәйле иҗади мирасы бүген дә Кырлайның рухи-мәдәни йөзен билгели.
“Чорлар чатында буыннар очраша”
Бюстны ачу тантанасы “Чорлар чатында буыннар очраша” дип аталган очрашу белән башланып китте. Анда Бакый Урманченың улы Айдар Урманче, сынчының шәкерте, скульптор Әмир Заһиров, Казандагы Тукай музее фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм башка кунаклар катнашты. Алар Бакый Урманче турындагы истәлекләре белән уртаклашты, аның иҗаты, шәхесенең үзенчәлекләре, татар сәнгатенә керткән өлеше хакында сөйләде.
Бу көнне музей фонды тагын берничә кыйммәтле экспонатка баеды. Айдар Урманче әтисенең шәхси коллекциясеннән революциягә кадәрге чорга караган басма машинасын, хатын-кыз перчаткаларын, шулай ук музейның тарихи эскизларын тапшырды. Аларның һәркайсы үз чорының сулышын, көнкүрешен, мәдәни мохитен чагылдыручы кадерле ядкәрләр. Ә музей эскизлары комплексның төзелү тарихын, аның беренче проектларын өйрәнү өчен аеруча әһәмиятле.
Чарада яшь буынның катнашуы да үзенә бер ямь өстәде. Арча балалар сәнгать мәктәбенең агачтан уеп ясау түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен осталык классы оештырылды. Балалар агачка җан өрү серләренә төшенде, кул эшенең нечкәлекләрен өйрәнде. Сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары да кунакларда җылы тәэсир калдырды.
Тарихи гаделлекнең бер чагылышы
Бакый Урманче иҗат иткән Тукай бюстының Кырлайга кайтуы – тарихи гаделлекнең бер чагылышы да. Озак еллар бер гаиләдә кадерләп сакланган хезмәт бүген инде бөтен халыкның уртак хәзинәсенә әйләнде. Аны музейга тапшыру – әтисе иҗатына хөрмәт кенә түгел, ә милләтнең рухи мирасын киләчәк буыннарга җиткерүгә керткән зур өлеш тә.
Сәнгать әсәрләре вакыт узу белән искермиләр. Киресенчә, аларның кыйммәте еллар үткән саен арта гына. Әгәр дә аларда халыкның хәтере, тарихы, бөек шәхесләренә булган мәхәббәте чагылыш тапса, мондый ядкәрләрнең кадере тагын да зуррак.
Кырлай музеенда урын алган Тукай бюсты да шундыйлардан. Ул хәзер килгән һәркемгә бөек шагыйребезне, аның белән бер чорда яшәгән, аны күреп белгән һәм иҗатында мәңгеләштергән Бакый Урманчены искә төшереп торачак. Чөнки бу ике шәхесне вакыт та, ара да аера алмый – аларны туган халкына булган мәхәббәт берләштерә.
Нет комментариев