erid:2VtzquqpS7d
ЮИДчыларыбыз Мәскәүне яулый!
Арча яңалыклары

ЮИДчыларыбыз Мәскәүне яулый!

Командабызга уңышлы эш, яңа белемнәр, онытылмаслык тәэсирләр һәм матур җиңүләр телибез! Мәскәүдән яхшы хәбәрләр көтәбез

Арчаның 1 нче мәктәбе каршында эшләүче «БеРКуД» ЮИД отряды әгъзалары — Лиана Гыйззәтова, Зарина Сафина, Әмирхан Галәүтдинов һәм Әмир Яруллин — Мәскәүгә «Я выбираю ЮИД» исемле Бөтенроссия форумына юл тотты.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь юл хәрәкәте инспекторларын берләштергән әлеге масштаблы чарада якташларыбыз Татарстан Республикасын тәкъдим итә.

Форумның төп максаты — тәҗрибә уртаклашу, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең яңа алымнарын өйрәнү, белем бирү остаханәләрендә катнашу. Балаларны шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча белгечләр белән очрашулар, команда квестлары, илнең төрле төбәкләреннән килгән иң яхшы социаль проектлар белән танышу көтә!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев