erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда СВО ветераннары бизнес ачарга бушлай өйрәнә алачак

Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәктән алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция ветераннары Татарстанда үз эшләрен башлап җибәрү буенча бушлай укыту курсында катнаша алачак. Программа кысаларында аларга ике ай дәвамында тәҗрибәле эшмәкәрләрнең остазлык ярдәме дә тәкъдим ителә.

Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештыра.

Курс барышында катнашучыларга бизнес өчен уңышлы урын сайлау, үз идеясенең перспективаларын бәяләү, маркетинг стратегиясе төзү һәм беренче сатуларны оештыру серләрен өйрәтү каралган. Шулай ук салым салу нигезләре, финанс моделен әзерләү, табышсызлык ноктасын исәпләү һәм дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Программада бизнес-проектларны тикшерүгә багышланган мастермайнд-сессия дә узачак. Курсны тәмамлаучылар арасыннан сайлап алынган катнашучылар ике айлык шәхси остазлык программасында тәҗрибәле эшмәкәрләр белән бергә эшли алачак.

Укыту дәресе 3 декабрьдә сәгать 10.00дә Татарстандагы «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында узачак.Катнашу бушлай.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев