erid:2VtzquqpS7d
Ул күпкә олырак, үлеп китсә, нишләрмен?»: яшь аермалары зур булган мөнәсәбәтләр тарихы
Язмышлар...

Ул күпкә олырак, үлеп китсә, нишләрмен?»: яшь аермалары зур булган мөнәсәбәтләр тарихы

Мәхәббәтнең яше бармы? Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы гаилә бәхетенә йогынты ясыймы? Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бар. Психолог, хәзрәт һәм шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашкан танышларыбыз фикерләрен бергә тупладык.

Бер гаиләдә ир хатыныннан биш яшькә олырак, икенчесендә – унбиш яшькә кечерәк. Кемдер яшьтәшенә гашыйк була, кемдер үзеннән күпкә олырак кешене тормыш юлдашы итеп сайлый. Берәүләр өчен яшь аермасы мөһим түгел, ә икенчеләр өчен ул җитди уйлану сәбәбенә әверелә. Танышларым арасында да үзләреннән зуррак һәм кечерәк ир-атлар, хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләр төзүчеләр бар. Аларның тарихлары сезгә дә язып китәм.

Ярый вакытында акылына кайтты

 Г., 42 яшь Ирем белән яшь аермабыз 1 ел да 11 ай, ул миннән кечерәк. Миңа яшь чакта әниемнең: «Кызым, үзеңнән зуррак егеткә кияүгә чыгарга кирәк», – дигәне бар, чөнки әти әнидән 3 яшькә олырак. Мин дә үземнән олырак кешегә кияүгә чыгармын дип уйлаган идем, ләкин тормыш мине Булат исемле Казан егете белән очраштырды. Аның турында әнигә сөйләгәч: «Ой, кызым, ул синнән кечерәк», – дип әйтә башлаган иде. Аннары, арабыз 2 генә яшь икәнен белгәч, Булатның үзе белән танышкач, аның тәрбияле, акыллы егет икәнен аңлагач, әни бу уеннан кире кайтты. Ахыр чиктә әти белән әни каршы төшмәде. Минемчә, хатын-кыз иреннән 4-5 яшьтән дә күбрәккә олырак булса, артыграктыр, моны өнәп бетермим. Иң мөһиме кешенең гаиләсенә, нәселенә карарга кирәк. Очрашып йөргән вакытта ук әти-әнидән нинди тәрбия бирелгәне егетнең үз-үзен тотышында күренә. Без ирем белән бөтенләй төрле тәрбия алып үскәнбез. Аларда «коры»рак, ә бездә хискә басым ясалган тәрбия. Шуңа бераз аңлашылмаучанлыклар булды. Тормышка караш, кыйммәтләр бертөрле булган кешене эзләп йөрергә кирәкми, минемчә. Аны эзләп йөри башласаң, бөтенләй кияүгә дә чыкмый кала аласың. Яши башлагач, тормыш кыйммәтләре бертөрлегә әйләнә, бер-береңә яраклашасың. Очрашып йөргәндә гел мине чакырып, күп акчалар түләп, мине каядыр алып барды, дип әйтә алмыйм. Минем өчен бу мөһим дә түгел иде. Алай күп акчалар тотып йөри торган кешеләрне аңламыйм да, дөресен әйткәндә, акчаны беренче урынга кую мине куркыта. Аның өчен түләгән чакларым да булды, аннан кыенсынганын да сизә идем. Ләкин ул аннары мин түләгән акчаларны миңа йөзләтә кайтарды дип тә әйтергә була. Без очрашып йөргән вакытта, Казанда укуымны тәмамлагач, мин әти-әниләр янына кире Чаллыга кайтырга уйлаган идем. Ул мине китмәскә үгетләде, эш табарга да үзем булышам, диде һәм арендалап яшәргә фатир да эзләште. Үзе укып бетереп, эшкә генә урнашкан булса да, шул фатирым өчен түләде дә әле. Миңа карата мәхәббәтен шулай раслады. Аның төпле, акыллы булуы, мине кайгыртуы белән йөрәгемне яулады. Кайчак балачактагы, яшүсмер чактагы кызыкларны искә төшергәндә: «Хәтерлисеңме, шулай булган иде», – дигәндә, ул «юк» дисә – «Син бит әле миннән кечкенәрәк, аны белмисең», – дип шаяртып, төрттереп куям. Бу кимсетеп әйтү түгел, ә яратып кына»

Танышым, 21 яшь

Минем туганым үзеннән 14 яшькә олырак ир-ат белән гаилә корды. 8 елдан аерылдылар, чөнки туганым аның янында үзе дә «картая» башлаганын сизә. «Беркая бармыйбыз, ирем үзе теләгәнчә яшәтә» – дип әйтә башлады. Ярый вакытында акылына кайтты. Хәзер ул үзеннән ике яшькә олырак ир-атка кияүгә чыкты. Матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр»

М., 22 яшь:

Мин үземнән 10 яшькә олырак егет белән аралаштым. Мөнәсәбәтләр башланганда моңа аерым игътибар бирмәдем, башкалар әлеге аерманы «артык зур» дип санаса да, минем өчен бу норма иде. Гомумән, гаиләдә ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш дип уйлыйм. Тик мөнәсәбәтләрдә бу дөрес чагылырга тиеш. Ир-ат үзен синнән зуррак дип саный, манипуляцияләр кулланып синең белән идарә итәргә тели икән, әлбәттә, бу адекват хәл түгел, бу күренешләр партнерның психологик кимчелекләре турында сөйли. Минем фикеремчә, ир-атны ир иткән фактор ул аның гаилә корырга әзер булуы, хатын-кыз өчен җаваплылык алуы һәм бу яшь белән бәйле түгел. 40 яшен тутырган ирләр дә кайчак эмоциональ яктан әлеге адымга әзер булмый һәм үзен төрлечә акларга тырыша. Монда проблема яшь аермасында түгел, ә партнерыңны кабул итүдә һәм аның белән киләчәкне күрү/күрмәүдә дип уйлыйм. Танышларым арасында үзләреннән күпкә яшьрәк егет белән гаилә корып, бик матур яшәүчеләр бар. Кияүгә чыгып, балалар тапкач, «ул миннән күпкә олырак, үлеп китсә, нишләрмен» дигән уй туган иде. Хатын-кыз шундый бит инде ул, булмаган проблеманы уйлап чыгарырга ярата. Шулай да үзеңнән 10 яшьтән дә олырак кеше белән гаилә корганда көлке аралаш булса да әлеге сораулар башыңа килә»

Д., 24 яшь

Мөнәсәбәтләр башланып кына килгәндә, яшь аермасы бераз сизелергә мөмкин. Әмма вакыт узган саен, бер-береңә ияләшәсең, бер-береңне яхшырак аңлый башлыйсың, уртак тормышка җайлашасың. Гаилә корып, бергә яши башлагач, хәтта яшь турында онытыладыр да, мөгаен. Чөнки иң мөһиме – кешенең яше түгел, ә холкы, фикер йөртүе, тормышка карашы һәм синең белән уртак тел таба алуы. Ике кеше дә бер-берсен тыңларга һәм аңларга әзер булса, барысы да килеп чыгачак. Мәхәббәт яшькә түгел, ә хисләргә, күңел якынлыгына карый дип уйлыйм. Юкка гына «любви все возрасты покорны» дип әйтмиләрдер. Идеаль яшь аермасына килгәндә, минем өчен бу 4-5 яшь тирәсе. Тик бу катгый кагыйдә түгел. Кеше үзеңә якын булса, фикерләрегез туры килсә һәм бер-берегез белән рәхәт булса, яшь аермасы икенче планга күчә. Ирем белән яшь аермабыз 5 ел һәм югарыда әйтелгән сүзләрем безнең мөнәсәбәтләргә туры килә»

Р., 54 яшь

Ирем миннән 8 яшькә зуррак. Инде 30 елга якын иңне-иңгә куеп, матур гына яшибез, ике бала үстердек. Мөнәсәбәтләрдә алай зур аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканы юк. Киресенчә, яныңда үзеңнән олырак та, акыллырак та кеше булгач, яшәве дә, төрле проблемаларны чишү дә җиңелрәк. Бу хәзер шулай. Ә яшьрәк чакта кайбер әйберләргә карашыбыз төрле иде. Мисал өчен, яшьрәк булгангамы, минем каядыр барасым, йөрисем килә иде, ә ирем инде ул «яшьлек» чорын узган булганга күрә, өйдә утыру, ял итү яклы булды.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ul-kupka-olyrak-ulep-kitsa-nislarmen-yas-aermalary-zur-bulgan-monasabatlar-tarixy-5881587


Арча хәбәрләре

Нет комментариев