erid:2VtzquqpS7d
Россиядә тупланма пенсияләрне озак вакытлы акча саклау программасына күчерәчәкләр
Яңалыклар

Россиядә тупланма пенсияләрне озак вакытлы акча саклау программасына күчерәчәкләр

Яңа тәртип якынча 71 миллион кешегә кагылачак

2027 елның 1 апреленнән Россиядә гражданнарның тупланма пенсияләрен озак вакытлы акча саклау программасына автомат рәвештә күчерү тәкъдим ителә. Тиешле закон проектын Хөкүмәт комиссиясе хуплаган, хәзер документ Дәүләт Думасында каралачак, дип хәбәр ителә "Ватаным Татарстан" сайтында.

Яңа тәртип якынча 71 миллион кешегә кагылачак. Аларның тупланма пенсияләрендә барлыгы 6,6 триллион сумга якын акча исәпләнә. Хәзерге вакытта озак вакытлы акча саклау программасында катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Яңа закон кабул ителсә, күчерү автомат рәвештә башкарылачак. Бу үзгәреш иминият пенсиясенә кагылмый.

Озак вакытлы акча саклау программасы 2024 елдан гамәлдә. Анда катнашучылар дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзеп, киләчәккә акча туплый ала. Дәүләт программага кушылган гражданнарга елына 36 мең сумга кадәр өстәмә ярдәм күрсәтә. Шулай ук салым чигерүе алу мөмкинлеге дә каралган.

Программа кысасында тупланган акчалар 2,8 миллион сумга кадәр дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә. Закон проекты кабул ителгән очракта, тупланма пенсия акчаларын яңа программага күчерү 2027 елның 1 апреленнән башланырга мөмкин.
 


Нет комментариев