2026 елның беренче ун аенда республикада балалар иң күп вакытны «Макс» мессенджерында үткәргән.
Татарстан балалары арасында мобиль кушымталарның популярлыгы буенча беренче урынны «Макс» мессенджеры алган. 2026 елның гыйнварыннан октябренә кадәрге чорда балаларның иң күп кулланган ун кушымтада үткәргән вакытының 19,4 проценты әлеге мессенджерга туры килә. Бу хакта РБК мәгълүматларына сылтама белән хәбәр ителә.
Икенче урында – TikTok (16,6%), өченчедә – «VK Видео» (14,2%). Шулай ук иң популяр биш кушымта исемлегенә Roblox (12%) һәм Likee (9,2%) кергән.
Компьютерлардан файдалануга килгәндә, балалар арасында иң зур кызыксыну Steam платформасына булган. Ул керүләрнең 17,8 процентын тәшкил итә. Икенче урында – Google Chrome (17%), аннары Roblox (14,8%), «Яндекс Браузер» (12,5%) һәм Discord (8,8%) урнашкан.
Нет комментариев