erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Саба районы «ТРның мәдәни башкаласы» конкурсына үз программасын тәкъдим итте

Конкурсның жюри әгъзалары белән бергә бөтен экспозиция буйлап район башлыгы Рәис Миңнеханов узды.

Казан Үзәгендә Саба районы «Яшә, Саба» дип аталган «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсына үз программасын тәкъдим итте, дип хәбәр итә Татар-информ 

Кунакларны күргәзмәләр, һөнәрчелек мастер-класслары, милли хуҗалыклар, район осталары эшләнмәләре ярминкәсе һәм «Яшә, Саба – Йорт!» концерт программасы көтте. Конкурсның жюри әгъзалары белән бергә бөтен экспозиция буйлап район башлыгы Рәис Миңнеханов узды.


Нет комментариев