erid:2VtzquqpS7d
Урта Аты авыл җирлегендә
Арча яңалыклары

Урта Аты авыл җирлегендә

Авыллар тырыш һәм игелекле кешеләре белән күркәм.

Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Урта Аты авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Бу Авыл җирлегенә 5 авыл керә. 

Иң башта  Урта Сәрдә авылына тукталдык. Биредәге тормыш белән авыл җирлеге башлыгы Резедә Батталова таныштырды. Авылдан чыккан шәхесләрнең ярдәме турында куанып сөйләде. 
Урта Сәрдәдә эшмәкәр, район советы депутаты Нәҗип Гатауллин туган авылы өчен игелекләр эшли. Алар гаиләсе элек Арчага күченгән.  Хәзер Нәҗип Гатауллин Россиядә, Татарстанда танылган эшмәкәр.

 Узган ел Урта Сәрдәдә Бөек Ватан сугышы хатирәләрен чагылдырган һәйкәл эшләтеп куйдырган. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре дә язып куелган. Район Иҗтимагый совет әгьзалары һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, 1 минутлык тынлык белән сугышчыларны, тыл ветераннарын искә алдылар.

Сугыш ветераннарына һәйкәл.

Быел Урта Сәрдә башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы бинасы диварына Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә (1948-1951 елларда шушы мәктәптә укыган) истәлек тактасы куеп, шуның бакчасында - иркен мәйданда шушы Урта Сәрдәдә туып үскән, танылган татарча көрәш остасы, эшмәкәр Гомәр Гәрәев белән бергәләп көрәш бәйгесе оештырганнар. Авыл көне дә шушында үткән.

Алга таба Урта Сәрдә мәчетендә, Урта Сәрдә клубында, терлекләр асраучы Рамил Фәттахов шәхси хуҗалыгында, Колачы авылы клубында, Түбән Аты мәктәбендә, чишмәләрдә, мәдәният йортында, китапханә, ФАПта, терлекләр тотучы Роза Шәмсиева гаиләсе шәхси хуҗалыгында булдык. Авыллар тырыш һәм игелекле кешеләре белән күркәм.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев