2 март 2022 яңалыклары
-
“Акчагыз булса, вклад ачыгыз”
Икътисадчы, “ТЭК Мосэнерго”, “Газпромнефть” компанияләрендә икътисад бүлекләрен җитәкләгән Алиса Калуженина икътисадтагы үзгәрешләргә бәя бирде. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)
-
РКБның «кызыл зона»сыннан табиблар тарихы: «Дүртенче пациентым үлгәч, утырып еладым» ("Интертат", Эвелина Киселева)
«Кызыл зонада» эшләгәндә иң авыр көн кайсысы булды? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика клиник хастаханәсендәге Covid-госпитальнең табиблары, шәфкать туташлары һәм санитаркаларыннан шул сорауга җавап бирүләрен үтенде.
-
Россия Федерациясе законнарын куллану практикасы турында, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләре буенча Коррупциягә каршы тору турында
Аерым категория затлар өчен коррупциягә каршы законнар (алга таба – хезмәткәрләр, хезмәткәрләр) мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар күрү бурычы билгеләнгән, аны үтәмәү ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат ителгәнче җаваплылык чарасын куллану өчен нигез булып тора.
-
14 яшьлек малай югалган
Чүпрәле районында 14 яшьлек малайны эзлиләр. Зур Чынлы авылында яшәүче 2007 елда туган Фәйзов Денис Фәнил улы 1 мартта кичке бишләр тирәсендә өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итә.
-
Дуслык күперен ачып җибәргәннәр.
Үзләрендә көтәләр
-
Даруларсыз гына организмны D витамины белән тәэмин итәргә буламы?
D витаминын 90 процент очракта кояш нурларыннан алабыз. (Интертат)
-
Татарстанда март аенда явым-төшем күп булачак
Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә.
-
Янгын чыгып, фатир хуҗасының гомере өзелгән
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын дүртенче каттагы фатирда булган. Коридорда чыккан янгына 10 квадрат метр мәйданны ялмап алган.