2 июль 2022 яңалыклары
-
Бабасының аркасына хәле беткәнче тибә-тибә кыйнады...
Исерек Айдарның күзе тонган, бер нәрсә дә, бер кемне дә ишетер хәлдә түгел. Ул бөгәрләнеп яткан бабасының аркасына хәле беткәнче тибә-тибә кыйнады ("Шәһри Казан").
-
Ялгыз канат
Армиядән үк йога күнегүләре өйрәнеп кайта Рәкыйп. Кем нәрсә белән шөгыльләнмәс?! Миләүшә егетнең бу гадәтенә артык игътибар итми. Ике яраткан йөрәк кушыла. Балалары Айрат белән Алия туа. Заманына күрә бик яхшы яшиләр. Фатирлары, машиналары, дачалары бар. Икесе дә абруйлы эштә: Миләүшә – сырхауханәдә балалар бүлеге җитәкчесе, Рәкыйп – инженер. Эчми, тартмый, балаларны ярата. Менә шундый бәхетле гаилә булып унөч ел яшиләр. Ә аннан соң... Рәкыйп кришнаитлар сектасына эләгә. Тыныч тормыш шул вакытта чәлпәрәмә килә. Ире аерым ашый башлый, ә табиб Миләүшә өчен иң җирәнгече – ашаган савытын сыер тизәге белән юа. ("Сөембикә", Чулпан Галиәхмәтова)
-
Кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Кулланучыга
-
Фермерларны Интернет аша сатарга өйрәтәләр
Узган атнада Арчада фермерларны һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне үзләре җитештергән товарларны Интернет аша сату буенча укулар узды. Аны “Маркетплейс. Җиңел” электрон сату үзәге оештырды. Укуда Арча, Әтнә, Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан килгән фермерлар катнашты.
-
Дөньяда Татар кызы дигән горурлык бар!..
Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” романы әнә шул җөмлә – фикер белән тәмамлана. Укыйсы киләме, килә, билгеле. Нинди татар кызы? Нинди горурлык ул?
-
“Чордашлар” яши!
“Безнекеләр хәбәр бирүгә килеп җитә”, – ди Шура авылы клуб мөдире Клара Хөсәенова.
-
Россиядә эчкечелектән коткарырга ярдәм итәрдәй препарат теркәлгән
Россиядә хәмергә бәйлелектән коткаруга юнәлдерелгән препарат теркәлгән. Үзебездә җитештерелгән тәүге шундый дару бу. Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты профессоры, клиник психолог Ольга Рычкова “КП” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, әлеге препарат “опиодлы рецепторларны томалаучы”лар классына керә ("Ватаным Татарстан").
-
Һәркайда контроль булырга тиеш
ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясе комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
-
Биектау районы Ямаширмә авылында янгын: «Балаларым исән калды дип сөенәм» ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)
26 июнь көнне Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче Нәҗмиевләр хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җирләре кара кисәүгә әйләнгән.
-
Чәчүлекләрне кабул итү Арча сорт сынау участогыннан башланды
Аның мөдире Фәнис Зариповның һәр килгән саен нинди дә булса яңалык белән таныштыруы турында язганым бар иде инде. “Быел беренче тапкыр мисыр тарысының (сорго) – 5, судан үләненең 4 сортын сыныйбыз. Болар корылыкка чыдам культуралар, аларны җәй уртасында да чәчеп яхшы уңыш алып була”, – диде ул.
-
Кекс пешерү өчен «8 кашык» рецепты
Татар блогеры Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кекс пешерү буенча истә кала торган «8 кашык» рецептын тәкъдим итәбез.