5 июнь 2025 яңалыклары
-
“Алтын каләм” фестиваленең район этабы йомгакланды
«Казан арты» тарих-этнография музееның концерт залында “Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район этабын йомгаклау тантанасы узды.
-
Татарстанда яшәүчеләр 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлый
Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
“Мин татар кызы һәм татар телен белергә тиеш”
Гаилә эчендә генә булса да. Һәр гаилә аның кебек бу юнәлештә эшләсә, туган телебез юкка чыкмаячак, яшәячәк.
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 1870 йөкле хатын-кызга бердәм пособие түли
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.