“Алтын каләм” фестиваленең район этабы йомгакланды
«Казан арты» тарих-этнография музееның концерт залында “Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район этабын йомгаклау тантанасы узды.
Телевидение, фотография, анимация, радио белән кызыксынучы яшь талантлар, шулай ук аларның педагоглары, әти-әниләре һәм чакырылган кунаклар узып баручы уку елына йомгак ясау һәм иң актив укучыларны бүләкләү өчен җыелдылар.
“Быел да студиячеләр өчен ел уңышлы булды. 32 Бөтенроссия, 6 Халыкара, 25 Республикакүләм кинофестивальләрдә, конкурсларда катнашып призлы урыннар алдык”, - дип, уку елына йомгак ясады Арча “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова.
Быел Арча “Нур” телестудиясендә 6 фильм төшерелгән. Шулай ук «Говорит деТВора», «Күңелле тәнәфес», «Зеленый патруль», «Правила дорожного движения» тапшырулары әзерләнгән. Студиягә йөрүче укучыларның язмалары район-республика газета-журналларда да даими басылып килә. Радио түгәрәгенә йөрүчеләр айга 2 тапкыр “Арча” радиосы дулкыннарында үз тапшыруларын чыгара.
Районыбызда узган бер чара да фотографлардан башка узмый. Алар һәр вакыйганы фотокамера аша үткәрәләр. Чарада аларның тырышлыгы шулай ук лаеклы бәяләнде.
Ел дәвамында иң күп җиңү яулаган, иң актив укучыларга Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге истәлекле бүләкләр тапшырды.
Арча Укучылар Сарае директоры Руслан Наил улы Гыйниатуллин үз чыгышында, “Арча “Нур” балалар телестудиясе һөнәри белем бирә. Бездән чыккан укучыларның зур дәрәҗәләргә ирешүен ишетеп, аларны зәңгәр экраннар аша күреп, без бик горурланабыз”,- дип билгеләп үтте.
Чыннан да, ел саен телестудия сәләтле укучылар чыгара, алар үз һөнәрләрен журналистика белән бәйлиләр һәм Республикакүләм телекомпанияләрдә, газета-журналларда эшлиләр.
Быел Арча “Нур” телестудиясен 4 укучы тәмамлады. Алар остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Быелгы уку елында “Нур” студиясендә белем-күнекмәләр алучы укучыларның һәркайсына төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Ел дәвамында эшләнелгән иң яхшы сюжетлар һәм кыска метражлы фильмнар күрсәтелде. Балаларның эшләренә сокланмый мөмкин түгел.
Июнь аенда Казан шәһәрендә узачак республикабызның иң көчле яшь журналистларын җыйган “Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә районыбыздан 23 укучы катнашачак. Алар үзләрен телевидения, радиожурналистика, басма матбугат, SMM юнәлешләрендә сынап караячак. Бары зур хезмәт һәм тырышлык аша гына фестивальдә җиңү яуларга була. Укучыларга унышлаер телибез!
Хәзерге вакытта студиячеләр сентябрьдә “Орленок” Бөтенроссия балалар лагерендә узачак медиафорумда катнашу өчен 2 документаль фильм әзерли. Студия укучысы Илназ Лотфуллин Бөтенроссия конкурсында катнашып, Владивостокка “Океан” лагерена юллама откан, июнь аенда зур сәфәргә җыена. “Нур”лыларның эше гөрли. Уңышлары да сөендерә. Алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
“Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район этабын йомгаклау тантанасы Арчаның «Нур» балалар телестудиясе гимны белән тәмамланды.
Ләйлә Заһриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев