5 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Арча сәхнәсендә Әлмәт театры
3 сентябрьдә район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” спектаклен күрсәтте. Тормышта була торган төрле вакыйгаларны, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне, кешелеклелек һәм шул ук вакытта явызлык, мәхәббәткә тугрылык һәм хыянәт ачысы, балаларга карата мөнәсәбәт, әти-әнигә булырга тиешле хөрмәт, гомүмән кешеләр арасындагы кичерешләрне эченә алган спектакль булды ул. Зал тулы тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны караганда үтә җитди дә булдылар, еладылар да, көлделәр дә, үзләренә кирәкле тэрбия дә алдылар.
-
Арчаның Күпер урамындагы ишегалдында очрашу узды
ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Лотфулла Шәфигуллин Арчаның Күпер урамы 11, 13нче йортларында яшәүчеләр белән очрашып, “Безнең ишегалды” программасы буенча йортларның ишегалдында халыкка уңайлылык тудыру буенча фикер алышты.
-
Арчада Фердинанд Фәтхигә багышланган күргәзмә ачылды
Бүген, 5 сентябрьдә Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең олы юбилее, аңа 60 яшь!
-
Алдынгы игенчеләр бүләкләнде
Арча шәһәренең “Көнбатыш” сәүдә комплексы җитәкчесе Әгъләм Локманов “Северный” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Мидхәт Локмановка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
-
Эшмәкәрләр һәм фермерлар советы эштә
4 сентябрьдә Арча район эшмәкәрләр һәм фермерлар советы яңадан эшен башлап җибәрде. Башта советның рәисе, урынбасарлары сайланды.
-
Акция старт алды
5 сентябрь көнне “Осенняя неделя добра- эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН, #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе старт алды.
-
“Дәшмәү алтынга тиң булды”
Симетбашта яшәүче Мәсхүдә апа Бәйрәмова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
-
Арчада Илдар Гыйльметдинов кабул итте
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов гражданнарны кабул итте.
-
Иң яхшы ветеринарлар - Арчада
31 августта Казанда Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ветеринария хезмәткәрләрен кабул итте.
-
Җайланма кеше гомерен саклап калган
23 август төнендә Хәсәншәех авылында бер йорт янып, биш балалы гаилә урамда калды. Бар кеше татлы йокыда чагында 7 кешелек гаиләнең гомерен автоном янгын белдергеч саклап калган. 25 августта Буа районында чыккан янгын да, әгәр автоном янгын белдергеч җиһаз булмаса, фаҗига белән тәмамланыр иде. Агач йортны ут камап алгач, йорттан 4 кеше (өчесе балалар) үзләре чыга ала, зыян күрүчеләр юк.