erid:2VtzquqpS7d
Арчаның Күпер урамындагы ишегалдында очрашу узды
Арча яңалыклары

Арчаның Күпер урамындагы ишегалдында очрашу узды

ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Лотфулла Шәфигуллин Арчаның Күпер урамы 11, 13нче йортларында яшәүчеләр белән очрашып, “Безнең ишегалды” программасы буенча йортларның ишегалдында халыкка уңайлылык тудыру буенча фикер алышты.

Киләчәктә йорт ишегалларында, халыкның мәнфәгатен искә алып, түбәндәгеләр эшләнәчәк: ишегалдына утлар, кер һәм паласлар киптерү өчен металл элгеч, эскәмияләр куелу, машиналарны кую урыннары, ишегалдына керүче машиналарны чикләү өчен “ятып торучы полицейский”, яшел зона, 3 яшьтән 5 яшькә кадәрле балалар өчен комлы уен мәйданчыгы ясау, йорт каршындагы җир кишәрлекләрен әйләндереп алган койманы алмаштырулар булыр дип көтелә.

 

 

 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев