Форум үз эшен Казанда төгәлләде.
Татарстанда «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумында 49 килешү төзелде. Документлар югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, ясалма интеллект, мәгълүмати һәм стратегик хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны үз эченә ала, дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар.
Форум үз эшен Казанда төгәлләде. Анда 37 илдән, Россиянең 68 төбәгеннән һәм Кытайның 29 бүлекчәсеннән 10 меңнән артык кеше катнашты. Эшлекле программага 19 юнәлеш буенча 67 сессия кертелгән иде.
Технологик көн тәртибенең үзәк темаларының берсе түбән биеклектәге Икътисад булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге сессиядә экспертлар сәнәгатьтә, логистикада һәм шәһәр инфраструктурасында пилотсыз авиация системаларын куллану турында фикер алыштылар. ТУЛЫРАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев