erid:2VtzquqpS7d
Арчада автомобиль җәяүле кичүендә велосипедчы балага юл бирмәгән
Арча яңалыклары

Арчада автомобиль җәяүле кичүендә велосипедчы балага юл бирмәгән

Игьтибарлы булыгыз

18 августта сәгать кичке 5ләр тирәсендә Арчаның Союзная урамында, 23нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Алынган мәгълүматларга караганда, 1989 елгы «Мазда 3» автомобиле йөртүчесе көйләнми торган җәяүлеләр кичүенә якынлашканда юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, ул велосипедта юл аша чыгып баручы, 2014 елгы 6нчы сыйныф укучысына бәрелгән.

Бәхеткә, бала зыян күрмәгән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, җәяүлеләр кичүе аша велосипедта утырып юл аркылы чыгарга ярамый — велосипедтан төшеп, аны җитәкләп чыгарга кирәк. Автомобиль йөртүчеләргә дә җәяүлеләр кичүе янында аеруча игътибарлы булырга һәм юл аша чыгучыларга юл бирергә кирәк.

Мәгьлумат ДАИ бүлекчәсеннән алынды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев