erid:2VtzquqpS7d
Язмыш үзе таныштыра һәм кавыштыра
Арча яңалыклары

Язмыш үзе таныштыра һәм кавыштыра

Арчада яшәүче Факия һәм Васыйл Шәрәфетдиновлар алтын туйларын билгеләп үтте

Факия һәм Васыйл Шәрәфетдиновлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар,  алтын юбилярлар медальләре алыштылар, танышкан вакытларын искә төшерделәр, вальс әйләнделәр. Аларны район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады, район башлыгы исеменнән Котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырды. «Шәрыкь» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин да матур теләкләрен җиткерде. Балалары, оныклары котлады.

Бу пар белән без күптәннән таныш. Факия ханым шигырьләр иҗат итә, җырлый, сәхнәдән төшми. Васыйл Габделфәрт улы да кимен куймый, баянда уйный, җырлый.  Әмма ул сәхнәләргә чыкмый, хатынын сокланып күзәтә, горурлануын яшерми. Бер елны Факия Шәрәфетдинова “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашты. Биектауга кадәр килеп, сәхнәгә чыгып хатынына зур чәчәк бәйләме тапшырганы әле дә истә. Бигрәк тә аның ягымлы карашы, хатынына карата җылы мөнәсәбәте, горурланып иңнәреннән кочып алуы  күз алдынан әле дә китми.

“Мең-мең рәхмәтлемен”

– Гаиләдә Васыйл ныклы таянычым, балаларыбыз ихтирамына лаек әти, оныгыбызга үрнәк дәү әти булды. Тырышлыгы бушка китмәде, үз көче белән йорт җиткезде, агачлар утыртты һәм игелекле балалар үстерде. Мин аңа мең-мең рәхмәтле, – диде иренә ягымлы карашын төбәп Факия ханым.

– Беребез Арча районы Иске Төрнәле авылында,  икенчебез Яңа Кырлай авылында туып үсеп, авылларыбыз “кул сузымы”нда гына булса да, бер беребез белән без Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә таныштык. Аңа кадәр мин әле Иске Төрнәле дигән авыл барлыгын ишетеп тә белми идем хәтта, – дип сөйли Факия ханым. – Булачак ирем бу шәһәрдә Гидромелиорация институтында сессиядә, ә мин белемемне күтәрү өчен бер  еллык курска укырга килгән идем. Менә шушы бик матур шәһәрдә табыштык без.

– Өйгә кайтып киткән идем. Килүгә иптәшләрем мине бер кыз эзләве турында әйтте. Якташың, диделәр. Кем булыр икән, дип аптырап калдым. Очрашып, якыннан таныштык, – диде Васыйл Шәрәфетдинов. – Аннан инде озакка сузмый туй көнен билгеләп,  хәзерлек эшләренә керештек.

Райондашларыбыз алтын туйларын билгеләп үтте

Гармунчы – кияү егете

– Туебыз 6 нчы һәм 7 нче август көннәрендә узды. Ул вакытта җиңел машиналар әле бик сирәк, хәллерәк кешеләрдә генә иде. Арчада яшәүче бер туганыбыз үзенең ак төстәге яңа “Жигули” машинасын бизәп, ирем эш урыныннан автобус сорап алып, мине алырга Яңа Кырлайга килделәр. Алдагы көннәрне 2-3 көн орып-орып яңгыр яуган иде. Безнең урамга таш та түшәлмәгән. Мин машина белән өйгә кадәр килә алырлармы икән, дип бик нык борчылдым. Ә иртәгесен, туй буласы көнне, ялт итеп кояш чыкты һәм бизәлгән җиңел машина да,  автобус та  әйбәт кенә капка төбебезгә килеп туктады, – дип сөйләгәне хәтердә Факия ханымның. 

Яшьләр бик күп килә егет ягыннан. Биеп, җырлап, матур итеп утыралар. Гармунчы – кияү егете. Ә кәләш тамада ролендә. ЗАГС бүлегендә балдаклар алышкач, кулга язылышу турында таныклык тапшырылгач, яшь пар кунаклар белән райком каршындагы Бөек Ватан сугышы герое Н.Ежков һәйкәле янында истәлеккә фотога да төшәләр. Факия ханым әле дә аларны күз карасы кебек саклый. Бергәләп утырып, альбом актарып, көлешә-көлешә шул вакытларны искә төшереп тә алалар.

Туй Иске Төрнәле авылында уза. Кәләшне булачак каенанасы Шәмсенур апа һәм каенатасы Гәбделфәрт абый каршы ала. Туй ике көн гөрли. Беренче көнне яшьләр бәйрәм итсә, икенче көнгә өлкәннәр җыела иде ул чакта.

Бүген дә бер-берләренә мәхәббәтләре сүрелми

Бергә – гомергә

Факия ханым гомере буе теш поликлиникасында эшли. Теш куючы Факия, дип аны бөтен район халкы беләдер, мөгаен. Васыйл Шәрәфетдинов урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. Аннан Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәренең Мелиорация институтына читтән торып укырга керә.

Диплом алып Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-мелиоратор булып хезмәт юлын башлый. Шушы чорда районда барлык мелиорация эшләре – җир эррозиясенә каршы корылмалар төзү, сугарулы көтүлек җирләре булдыру, су куучы насос станцияләре, ясалма сусаклагычлар, сугару-киптерү системалары төзү киң җәелдерелә. Ул җитәкчелек иткән мелиорация оешмасы биш районга хезмәт күрсәтә, һәр яктан яхшы күрсәткечләргә ирешә, хезмәткәрләргә, эшчеләргә фатирлар төзиләр. 

Ә гаиләдә... Гаиләдә ул сөекле ир, яраткан әти һәм дәү әти. Факия ханым белән язмыш аларны үзе очраштыра һәм кавыштыра. 50 ел иңне-иңгә куеп матур гомер итү – үзе зур бәхет. Васыйлы шундый булмаса, Факия ханым сәхнәләргә чыга, иҗат белән шөгыльләнә алыр идеме?! Ире аның гомерлек юлдашы гына түгел, илһамландыручысы да, дусты, сердәшчесе дә.  
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев