erid:2VtzquqpS7d
Арча районы волейболчылары - чемпионатның көмеш призёрлары
Арча яңалыклары

Арча районы волейболчылары - чемпионатның көмеш призёрлары

21-23 август көннәрендә барган киеренке волейбол ярышлары матур уен һәм чын спорт көрәше белән истә калды.

Арча спорткомплексында өч көн дәвамында волейбол турниры узды. Районыбызның ир-атлар җыелма командасы турнир дәвамында үзенең характерын күрсәтеп, финалга кадәр уңышлы килеп җитте. Финал уенында якташларыбыз Апас районы командасы белән очрашты. Көрәш киеренке барды, әмма бу юлы уңыш көндәшләр ягында булды.

Нәтиҗәдә, Арча районы командасы көмеш медальләргә һәм чемпионатның вице-чемпионнары исеменә лаек булды. Чемпионатның «Иң яхшы уенчысы» исеменә Арча районы командасы уенчысы Әмин Демөхәммәтов лаек булды.

Хатын-кызлар командасы исә пьедесталга бер адым кала 4нче урында туктады.

Чыганак: Арча районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев