erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Мөселманнар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә

Бүгеннән иртәгәгә каршы төндә Татарстан мөселманнары Мәүлид ән-Нәбине – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүен искә алу көнен билгеләп үтәчәк.

Мәүлид ислам ай календаре буенча Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә үткәрелә. Ислам календарендә яңа тәүлек кояш баеганнан соң башлануын исәпкә алганда, быел Мәүлид 24 августтан 25 августка каршы төнгә туры килә.

Бу көн мөселманнар өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормыш юлын, күркәм әхлагын һәм сөннәтен искә алу белән әһәмиятле. Мәүлид вакытында дин тотучылар салаватлар әйтә, Коръән укый, Пәйгамбәрнең тормышы һәм мирасы белән бәйле белемнәрен арттыра.

Бәйрәмнең төп мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнү һәм аның сөннәтенә иярүгә омтылу. Шуңа күрә бу көннәрдә изге гамәлләргә, догаларга һәм рухи тәрбиягә аерым игътибар бирелә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев