erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Мәскәүдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

Советлар Союзы Герое һәйкәле Мәскәүдә 2012 елда Мәскәү һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәме белән куелган

25 августта Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең үлеменә 82 ел тула. Бу дата алдыннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүдә ел саен шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын уздырачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Тантана 25 августта 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил урамындагы һәйкәл янында («Борисово»метро станциясе) узачак. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Зябликово районы идарәсе вәкиле һәм һәйкәлнең авторы, Россиянең Атказанган рәссамы Юрий Злотя катнашачак. ЧЫГАНАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев