Татарстан республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Дүшәмбе көнне, 24 августта, республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен локаль көчле яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан, 6-11 м/с, иртән, көндез һәм кичен 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк. Төнлә температура +9...+14 градус тәшкил иткән, көнбатышта +19 градуска кадәр, көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава, көндез дә, кичен дә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 м, көндез һәм кичен тизлеге 15-18 м. Көндез башкалада – +23..+25 градус. Чыганак
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев