Табиб фикерен тыңлыйк.
- Иртән мин ач карынга кофе эчәм, рәхәт булып китә. Бераздан иртәнге ашымны ашыйм, - дип әйтүчеләр бар. Алар кан басымы югары кешеләр. Без бу сорауга табиб фикерен ишетү максатыннан район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк-кан юллары үзәге җитәкчесе, табиб Ринат Хәстиевка мөрәҗәгать иттек.
- Әйе, кофе кан басымын төшерергә мөмкин, - диде. Ринат Мирбәтович. - Әмма аны күп кулланырга ярамый. Кофеда биологик актив кушылмалар бар. Бу кушылмалар күзәнәкләрнең нәзек катламын яхшырта. Ә бу күзәнәкләрнең нәзек катламы (эндотелия) кан юллары. кан басымы белән идарә итә. Ул организм өчен әһәмиятле азот оксиды кушылмасы үзләштерелүен яхшырта. Кан юллары стенасының мускулатурасын йомшарта, нәтиҗәдә кан юлы иркенәя һәм тукымалар кислородны күбрәк ала һәм кан басымы төшә.
Кофе шулай ук бәвел куу функциясенә дә ия. Кофены даими һәм чамалап куллансаң, кан басымын төшерергә мөмкин.
Әмма кофе кан басымын төшерә торган препарат түгел. Аны күп куллансаң, ул организмга зыян китерергә, кан басымы күтәрелергә мөмкин.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев