erid:2VtzquqpS7d
Имин үтсен
Арча яңалыклары

Имин үтсен

24 августта Арча муниципаль районында террорга каршы комиссиянең Арча муниципаль районында оператив группа белән берләштерелгән утырыш булды.

Утырышны район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәммәдияров алып барды. Утырышта Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы көне, Шәһәр көне, Белем көне, Бердәм тавыш бирү көннәренә әзерләнү чорында һәм үткәргәндә террорлык куркынычын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында, социаль объектларның террорга каршы сакланганлыгын көчәйтү буенча чаралар турында, Ташкичү авыл җирлегендә террорлыкны һәм экстримизмны профилактикалау, дини оешмалар, мигрантлар белән эшчәнлекнең торышы турындагы мәсьәләләр каралды

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев