6 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Янгында исән калган гаилә: "Барысын яңадан башларга кирәк"
Арча районының Хәсәншәех авылында гомер итүче Лилия һәм Данил Әхмәтовлар биш балалары белән санаулы минутлар эчендә йорт-җирсез кала. Ярый әле үзләре уттан чыгып котыла…
-
Үрнәктә футбол мәйданчыгы ачылды
Балачакта туп типмәгән малай бармы икән ул! Безнекеләр дә җәйге каникулда футбол, дип җенләнде. Иң мөһиме футбол уйнарга җайлы урыны бар. Я үзләре укыган 1нче мәктәпнең футбол мәйданчыгына (ә ул һәрвакыт ачык) баралар, я Арча стадионына төшәләр. Арча стадионында футбол кырыннан тыш махсус мини-футбол өчен эшләнгән мәйданчык бар. Районда андый мәйданчыклар бүген бишәү.
-
Сайлауга барабыз!
Рүзәл Мортазин, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге җитәкчесе: – Әлбәттә, барачакмын! Минем бер сайлауда да башка төрле фикер белән йөргәнем юк. Бүгенге көндә һәммәбезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ул капка төпләрендә торган җиңел машиналарны карагыз сез! Безнең Татарстаныбыз Россиядә әйдәп баручы республикаларның берсе. Дәүләт программалары гына да кырыкка җитте. Алар барысы да кешеләргә яхшы булсын дигән максат белән тормышка ашырыла.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Халыкара спорт волонтерлары белем бирү форумын ачты
FISU Volunteer Leaders Academy Татарстан башкаласында инде өченче тапкыр үткәрелә.
-
Авыл егетләре җиңеп кайтты
31 августта Казанда триатлон ярышлары узды. Ярышларда безнең районнан “Авыл егетләре TEAM” командасы катнашып, Россиянең 36 регионыннан килгән 636 катнашучы арасында 1 нче урынны яулап кайтты.
-
Казан белән Уфа арасында поездлар йөри башлый
Казан белән Уфа арасында туры тимер юл элемтәсен торгызачаклар. ufacitynews.ru порталында Татарстан һәм Башкортстан башкалалары арасында поездлар хәрәкәтен яңарту турында мәгълүмат пәйда булды.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның халыкка мөрәҗәгате.
Хөрмәтле татарстанлылар! 8 нче сентябрьдә республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулары үтәчәк.
-
Арчада үзгәрешләр көтелә
Россиядә быел старт алган илкүләм проектларны тормышка ашыру турында газетабызда бер генә язылмады. Райондашларыбыз өчен әлеге тема ят түгел. “Кешелек капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы шартлар” һәм “Икътисади үсеш” юнәлешләре буенча тормышка ашырылучы проект 5 елга исәпләнгән.